Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәмле яисә файдалымы? Табиб карабодайның уникаль үзлекләре турында сөйләде

Азык буларак карабодайны еш куллану, сезгә артык килограммнардан арынырга ярдәм итәчәк һәм онкологик авырулар куркынычын киметәчәк.

Нәкъ менә карабодай сезнең организмны шлаклар һәм токсиннардан чистарта, дип аңлатты Sputnik радиосына биргән әңгәмәсендә врач-диетолог Андрей Бобровский.

Бу төр продуктның файдалы үзлекләре бәхәссез. Һәм кешелек дөньясы алга киткән саен, әлеге азыкның файдалы үзлекләре ачыла бара.
Карабодайның бөтен сере шунда ки, ул сезнең эчәгегезне, артык күп фастфуд куллану һәм башка түбән сыйфатлы ашамлык аркасында организмда туплана торган матдәләр алмашы продуктларыннан һәм таркалучы продуктларыннан чистарта. Бу ничек эшли соң, дип аңлатты Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб Андрей Бобровский.

"Файдалы матдәләр нисбәте карабодайны даими рәвештә кулланучы кешеләр өчен озак яшәү серләренең берсе дип атарга мөмкинлек бирә. Шуның өстенә карабодай ашаганнан соң тамак та туя. Уртача калориялелек фонында ул озак вакытка туклык хисе уятырга мөмкинлек бирә. Димәк, карабодай барлык диеталарның алыштыргысыз компоненты булып тора. Ач булу һәм аппетитны контрольдә тоту - авырлыгын югалтырга теләүчеләр өчен карабодай куллану зур казаныш", - дип саный диетолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X