Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәмле итнең сере

Итне тәмле һәм йомшак итеп әзерләүнең берничә серен тәкъдим итәбез. Бәлки кирәге чыгар...

Тәмле итнең сере

  • Итне әзерләр алдыннан берәр сәгатькә аракы белән җебетеп тотсаң, ул йомшаграк була.
  • Итне соя соусы белән ышкып төнгә калдырсаң, иртәгәсен кыздырганда ул бик сусыл була.
  • Пешерер алдыннан сыер һәм сарык итен тозлап, борычлап һәм сарымсаклап банан кабыгына төреп куйсаң – ул йомшак һәм сусыл була. Таралып китмәс өчен кулинар җебе белән бәйләргә кирәк. Берәр сәгать тирәсе мичтә пешерергә. Банан кабыгы каты һәм коры итне дә йомшак итәрлек сыйфатка ия.

Каты сыер итен йомшарту серләре

  • Итне кызган табага салып, зур утта 3-5 минут кыздырыгыз.
  • Бераз су өстәп, капкач белән томалагыз һәм газны басыгыз. Имбирь тамырын кисеп, ит янына салыгыз.
  • Имбирь согында протеиннарны таркатып, каты итне йомшартырга сәләтле матдәләр бар. Сыер итен имбирь белән 30-40 минут пешерсәгез җитә.

Карт итне йомшартырга лимон кабыгы ярдәм итә

  • Итне җепселләренә аркылы итеп турарга һәм кыздырылган табага салырга.
  • Берничә кисәк лимон кабыгы өстәгез.
  • Пешеп чыкканда да аларны ташламагыз.
  • Табадан җыеп алыгыз, кашык белән изгәләп, кыздырганда чыккан ит суы кушып болгатыгыз. Итне тәлинкәгә алып, әлеге катнашманы өстнә сибегез, яшел үләннәр һәм кишер белән бизәгез.
  • Итне беркайчан да кыздырыр алдыннан тозламагыз, ул болай иткәндә күп суын югалта һәм тәмле булмый. Тозны кыздырган вакытта, ә иң яхшысы – әзер булыр алдыннан гына сибергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X