Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәмәкесез бер көн

Тәмәке тартудан килеп чыккан авырулар аркасында Россиядә ел саен 500 меңгә якын кеше үлә.

Чаң сугыйк!
Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан, кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, тәмәке тартуның зыяны турында искә төшерә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен 7 000 000 үлем очрагының сәбәбе тәмәке булып тора.
31 май, тәмәкесез бер көн буларак, 1988 елда игълан ителгән. Максаты – тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә никадәр зур зыян салуын аңлату. Бу көнне никотин колларын бер генә көнгә булса да, төтен сулаудан баш тартырга чакыралар.
Тәмәкенең зыянын күрсәтү өчен хәзер аның капларында төрле куркыныч рәсемнәр дә пәйда була башлады. Алар, чынлап та, тәннәрне чымырдата торган: үле туган бала, гангрена нәтиҗәсендә гарипләнгән кул, пародонтоз тишкәләгән тешләр...Тәмәке капларында мондый сүрәтләрне бирү беренче чиратта яшь буынга һәм тартмау чыларга адреслана. Шулай итеп булса да, тартучылар санын киметергә уйлыйлар.
Әмма тәмәке компанияләренең яшьләрне никотин продукциясенә җәлеп итүнең үзенчәлекле һәм циник алымнарын куллануы һәркемгә мәгълүм. Маркетинг кампанияләре тартырга яратучыларның яңа буынын төрле яктан өйрәнелгән алымнар ярдәмендә ышандыра. Шуңа күрә, Бөтендөнья тәмәкесез көн кысасында антимаркетинг кампаниясе оештырыла да инде. Бу уңайдан тәмәке җитештерүчеләрнең чын йөзен ачу мөһим. Аларның кулланучыларны җәлеп итү өчен нинди хуш исле өстәмәләр һәм башка кызыктыргыч элементлар, стиль, дизайн куллануын яшьләргә сөйләргә кирәк.
Тәмәкенең зыяны елдан-ел арта. Белгечләр үлем белән тәмамланган үпкә рагының – 90, хроник бронхитның – 75, йөрәк өянәгенең 25 процентында тәмәке сәбәпче булуын әйтә. Аны тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар аркасында, Россиядә ел саен 500 меңгә якын кеше үлә. Бу начар гадәткә яшүсмерләр өйрәнүе аяныч. Тәмәке тарткан үсмерләрнең, тартмаучыларга караганда, хәтер ныклыгы – 5, ятлау сәләте – 4,5, исәпләү сәләте 5,5 процентка ким. Кыскасы, галимнәр искәртүенчә, һәр сигарет 15 минутлык гомерне кыскарта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев