Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түләүләр читтән торып билгеләнә

Татарстан Пенсия фонды инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә билгели.

Агымдагы елның 28 июленнән, инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлады. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Айлык акчалата түләү кешенең инвалид яисә инвалид бала категориясенә кергән көненнән соң, 10 көн дәвамында, реестрга инвалидлык турында мәгълүмат керү белән билгеләнә. Бу түләү турында хәбәр дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинет, электрон поч та яисә смс аша җибәрелә.

Инвалидларның федераль реестры мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча пенсияләр дә дистанцион режимда билгеләнә. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, инвалид электрон гариза гына юллый, калган барлык кирәкле документлар федераль реестрдан алына.

Шулай итеп, хәзерге вакытта инвалидлыкны билгеләү процедурасы медицина учреждениеләре документлары буенча читтән торып, дистанцион рәвештә башкарыла. Әлеге тәртип эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә вакытлыча, 2020 елның 1 мартыннан
1 октябренә кадәр кертелгән.

Кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яисә Пенсия фонды сайты аша түләүне ничек итеп китерү ысулы күрсәтелгән гариза гына җибәрергә кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев