Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда тагын 97 коронавирс очрагы ачыкланган

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирус белән зарарлануның 12 680 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән инфекцияләүнең 97 яңа очрагы теркәлгән. ТР Оперштабы хәбәре буенча ике очрак читтән кергән, калганнары контактлы.

24 кеше госпитализациягә мохтаҗ. Калганнары өйдә авыруның җиңел формасы белән дәвалану уза. Йоктыручылар арасында биш бала бар. Авыруларның төп яше 18 дән 90 яшькә кадәр тибрәлә.

Тәүлеклек йоктырулар буенча әйдәп баручы позицияне Казан тота. Тәүлек эчендә анда 54 яңа авыру ачыкланган. Яр Чаллыда коронавирус белән 12 кеше авырый, 4 - безнең Яшел Үзән районында, өчәр - Кукмара һәм Түбән Кама районнарында, икешәр - Кама Тамагы, Менделеевск, Саба, Тукай, Чистай районнарында, берәр - Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Балык Бистәсе районнарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев