Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 86 очрагы ачыкланды

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 15 275 СОVID-19 очрак теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда таҗ белән инфекцияләүнең 86 яңа очрагы ачыкланган. Ике очрак читтән килеп керсә, калган 84е – контактта булган.

31 кеше медицина учреждениесенә госпитализацияләүгә мохтаҗ. 55 кеше өйдә авыруның җиңел формасы белән дәвалана. Зарарланганнар арасында ике балигъ булмаганнар да бар.

Казанда - 40, Чаллыда - 14, өчәр - Яшел Үзән, Буа, Чистай районнарында, икешәр - Әлмәт, Биектау, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, берәр авыру - Аксубай, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Мөслим, Питрәч, Тәтеш районнарында теркәлгән.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 15 275 СОVID-19 очрак теркәлгән. Бөтен чорда 11 659 терелде, шул исәптән 82 соңгы тәүлектә.

9345 кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев