Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 87 очрагы ачыкланды

76 кеше терелде. Кызганычка каршы, узган тәүлектә ике ир-ат һәм тагын ике хатын-кыз авырудан үлә.

Татарстанда тәүлегенә таҗ белән авыручылар саны 87 кешегә җитте. Бу хакта бүген, 20 гыйнварда, төбәкнең оператив штабы хәбәр итә. Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала һәм 65 яшьтән өлкәнрәк 20дән артык кеше бар.

Яңа авыручылар арасында 61 кеше Казаннан, бишәү Яр Чаллыдан, өч Яшел Үзән районы кешесе. Шулай ук, Биектау һәм Чистай районнарында да өч очрак теркәлгән. Төбәкнең башка тугыз муниципалитетында бердән алып ике инфекция факты ачыкланган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев