Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 35 очрагы теркәлгән

Соңгы тәүлектә коронавирус тагын 35 татарстанлыда ачыкланган. Ике кеше республикадан читтә йоктырган, 33е — элемтә юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«18 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

35 очракның 14е — Казанга, дүртесе - Лениногорск районына туры килә. Яр Чаллыда, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Сарман районнарында инфекцияле ике кеше ачыкланган. Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Спас районнарында берәр кеше бар. Яшел Үзән районында зарарланучылар юк.

Covid-19 пандемиясе вакытында 20 379 татарстанлы ачыкланган. Республиканың 17 455 кешесе инде сәламәтләнде.

Татарстанда 239 013 кеше вакцинация узды, шуларның 151 259ы икенче доза препарат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев