Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 30 очрагын ачыкладылар, 35 кеше сәламәтләнгән

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланды. Аларның 27се - авыручылар белән контактта булган, ә 3се - читтән торып йоктырган.

22 авыру җиңел яки симптомсыз формада уза, шуңа күрә өйдә генә дәваланалар. 8 кешегә госпитализация таләп ителә. Шулай ук COVID-19ны ике балага да йоктырган.
Казанда соңгы тәүлек эчендә коронавирусның 9 очрагын ачыкладылар, Чаллыда - 4. Югары Ослан, Лаеш, Питрәч районнарында 3 очрак, Әлмәт районында - 2, Татарстанның Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Саба, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Татарстанда таҗ инфекциясе белән зарарланучыларның гомуми саны 21 июльгә 5278 кә җиткән. Бөтен чорда 4139 кеше савыкты, шул исәптән 35 кеше соңгы тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев