Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19 авыруының 259 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда 259 яңа очрак теркәлгән, аларның 3есе – читтән кергән, калганы контактлы.

75 кеше хастаханәгә салынган, 184е өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар Казанда(138), Яр Чаллыда(22) һәм Яшел Үзәндә(20). Бездән соң коронавирус йоктыру буенча районнар исемлегендә Чистай (11), Питрәч(8) һәм 5әр авыручы белән Чүпрәле, Түбән Кама, Саба тора. 4 кеше Арчада, 3әр кеше – Алексеевск, Буа, Кукмара, Менделеевск, Балык Бистәсе районнарында теркәлгән. Актаныш, Балтач, Алабуга, Зәй, Лененогорск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Норлат районнарында 2шәр, ә Аксубай, Әлмәт, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Спас, Тәтеш районнарында 1әр авыручы ачыкланган.

22 ноябрьгә Татарстанда 36 053 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә 29 372 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 493 кеше соңгы тәүлек эчендә.

Барлыгы 1 933 897 кеше (артым 18 540) вакцинацияләнде, шуларның 1 427 859ына икенче прививка ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев