Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда 96 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

ТР Оперштбы хәбәре буенча алты очрак читтән кергән. 33 кеше дәвалау учреждениеләренә госпитализациягә мохтаҗ, 63 йоктырган кеше өйләрендә дәвалана, чөнки аларда авыруның җиңел формасы.

Авыручылар арасында ике бала бар. Инфекцияләнүчеләрнең төп агымы "30 дан 50 яшькә кадәр" төркеменә - 30 кеше, "50 дән 60 ка кадәр" - 20 кеше, "60 тан 70 яшькә кадәр" - 19 кеше, "70 тән 80 яшькә кадәр" - 9, "80нән 90га" төркеменә - 6 кеше керә.

Казанда 56 инфекцияле кеше ачыкланган, күрше Автоградта - 11. Балык Бистәсе районында - алты, Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарында - өчәр, Актаныш, Апас, Биектау, Түбән Кама районнарында - икешәр, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Мөслим, Норлат, Саба районнарында - берәр.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 14 637 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 11 151 кеше савыкан, шул исәптән 37се - соңгы тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев