Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Россиядә 84 төбәктә 6718 COVID-19 очрагы расланды

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 коронавирусын йоктыруның тагын 39 очрагы теркәлгән. Мондый мәгълүматларны Россиядә инфекция белән көрәш буенча оператив штаб бастырды. Республикада барлыгы 4 673 кеше авырган.

Казанда - 21 кеше йоктырган, 7 - Яр Чаллыда. Икешәр яңа очрак Аксубай, Әлмәт, Биектау һәм Лаеш районнарында теркәлгән. Балтач, Зәй һәм Саба районнарында берәр очрак. Яшел Үзән районында яңа очрак ачыкланмаган.

Барлыгы 3 июльгә Татарстанда (үсеш буенча) 4673 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 3510 кеше савыккан, шул исәптән, 38е соңгы тәүлектә. Дәвалануда 1146 кеше кала.

Күрсәткечләр кимүгә карамастан, Татарстанда COVID-19дан үлеменең 17 нче очрагы расланды.
25 июньдә Яр Чаллы кешесе (1951 елда туган) вафат булды. Июнь башында ул, COVID-19 вирусы нәтиҗәсе булган коронавирусның уртача-авыр формасы һәм пневмания белән шәһәрнең 5 нче номерлы хастаханәсенә салына. Миокард инфаркты нәтиҗәләре һәм йөрәкнең ишемик авыруы да булган. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев