Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә 176 татарстанлы коронавирус йоктырган

Татарстанда 176 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бары тик бер кеше генә республикадан читтә йоктырган, калган очраклар контактлы.

"40 кеше хастаханәгә салынган, 136 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.


Иң күп очрак Казанда (68) һәм Чаллыда (26) ачыкланган. Чистай районында авыручылар санының кискен артуы күзәтелә (27).

Алты covid очрагы Зәй һәм Саба районнарында, биш — Әлмәт, дүртәр — Биектау, Алабуга, Түбән Кама һәм Норлат районнарында теркәлгән. Аксубай, Питрәч һәм Тукай районнарында — өчәр, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында икешәр кеше чирләгән.

Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Теләче, Чирмешән районнарына берәр очрак.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус белән 29,8 мең кеше авырды, 24,7 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 112 кеше терелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X