Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҮТКӘНЕН БЕЛГӘННЕҢ – КИЛӘЧӘГЕ ӨМЕТЛЕ

«Уңышлы көн, укучым!» – Осиновоның С.К Гыйматдинов исемендәге гимназиясе, үзенең бусагасын атлап кергән һәркемне шундый рух күтәренкелеге бирүче теләк белән каршы ала. Һәм балалар, әлбәттә инде, елмаеп мәктәпнең җылы мохитенә чума. Ә биредә чынлап та рәхәт, атмосферасы да дустанә һәм якты.

Районыбызда яшелчәчелекне югары күрсәткечле уңышларга ирешерлек дәрәҗәгә күтәргән җитәкче исемен йөрткән гимназия, Сәяс Кыям улы истәлегенә багышланган чараны быел дүртенче тапкыр уздырды. «С.К.Гыйматдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе елдан-ел колачлырак була бара. Ул – бүгенге көндә иң актуаль булган – шәҗәрә, әхлак, тәрбия, туган як һәм аның экологиясе мәсьәләләрен колачлый.
– Барчагызны да үзебездә күрүебезгә бик шатбыз, – дип, кунакларны сәламләп каршы алды гимназия директоры Гөлинә Саттарова. – Безнең уку йорты төпле белем бирү белән беррәттән, матурлык һәм әхлакый юнәлештә дә ныклы эш алып бара. Бала ул төрле яклап үсә, шөгыльләнергә генә кирәк. Без конкурент булырга сәләтле шәхесләр тәрбиялибез. Быелдан өч телдә укыту алып барабыз һәм балаларның бер телдән икенче телгә бик җиңел күчүе сөендерә. Ә инде татарлык рухы сеңдерүгә бүгенге кебек чараларның өлеше зур. 
Әйе, чынлап та, әлеге фәнни-гамәли конференциядә катнашырга әзерләнгәндә генә дә, укучылар никадәр мәгълүмат туплаган, тарих битләренә күз салган, нәсел сандыгында, үткәннәрдә актарынган. Әллә ничә буын бабасын белгән яшьләр күпме икән арабызда?! Ә менә шушы гимназиянең I сыйныф укучысы Азамат Шәмсетдинов һәм Яшел Үзәннең 31нче балалар бакчасыннан Ралина Шакирова ике як бабаларының шәҗәрәсен таң калырлык итеп тамашачы хозурына җиткерде. Кече яшьтән үк күңелләренә сеңеп калган мәгълүматны алар гомерләре буена да онытмаячак, чөнки аның нигезе нык. Бу турыда С.К.Гыйматдиновның улы, Казан дәүләт медицина университеты доценты, кафедра мөдире Рөстәм Гыйматдинов та ассызыклады:
–150 тирәсе кешедән торган Гыйматдиновлар нәселеннән зур сәлам тапшырам, – дип башлады ул сүзен. – Фундамент мәктәптә формалаша. Медик буларак шуны әйтәм – баш мие нейроннары мондый чараларга әзерләнеп, катнашып үсеш ала. Шуңа күрә, вакытны ычкындырмагыз, тулы тормыш белән яшәгез! Уңышлар!
 

Язманың ахыры газетада №38.

Илсөя Завилейская фотолары – http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/osinovo-bistsendge-gimnaziyad-bgen-zur-byrm-iv-tbkara-skgyymatdinov-ukulary.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев