Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТКХ квитанциясендә яңа графа

Торак – коммуналь хезмәтләре өчен түләү квитанциясендә, торакны гадәттәнтыш хәлләрдән иминиятләштерү графасы өстәләчәк.

Айлык түләү якынча 150 сум тирәсе, әмма бу әлегә һәркемнең үз ихтиярында.  Торакны иминләштерү буенча яңа закон 2019 елның августында үз көченә керәчәк.

Халык чыгымнарын күбрәк каплау өчен берьюлы өч чыганак җәлеп ителәчәк: федераль һәм өлкә бюджетлары, шулай ук иминият компанияләренең акча чаралары.

Күчемсез милек хуҗалары әлеге акчаны түләргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итәчәк, әмма торак иминиятләштерелмәгән булса, кешеләр бары тик дәүләт ярдәменә генә өмет итә ала. 150 сум – уртача алынган сумма, айлык взнос күләме фатир мәйданыннан, өстәмә риск һәм башка факторлардан чыгып исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев