ТКХ квитанциясендә түләү суммасы белән мин риза түгел. Нишләргә?
Әгәр дә коммуналь хезмәтләр өчен идарә оешмасы хисап ясап китергән түләүләр белән килешмәсәм, нишләргә?
Җавап: Закон буенча, кулланучы башкаручыдан коммуналь хезмәтләр өчен дөрес хисаплау турында тулы мәгълүмат алырга хокуклы. Түләү исәпләүләрен тикшерү өчен кулланучыга идарә оешмасына язма яки электрон запрос белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәм сезгә 10 көн эчендә җавап бирергә тиешләр. Әгәр дә инде хисапланган сумма белән килешмәгән очракта, ул суд тәртибендә җайлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев