Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТКХ көне алдыннан Яшел Үзәндә коммуналь өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар

Гадәттәгечә, Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне мартның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Һөнәри бәйрәм алдыннан, бүген Торак-коммуналь хуҗалык департаментында шәһәр һәм районның коммуналь предприятиеләре хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Тантанада ЗМР башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашты.

- Район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Павлович Афанасьев исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Сез 165 мең кешелек районның иминлеге һәм уңайлыгы белән бәйле тармакта эшлисез һәм көн саен тәүлек буе үз эшегезне башкарасыз. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз, битараф булмавыгыз - яшел үзәнлеләрнең яхшы кәефе нигезе, социаль тотрыклылык һәм җәмәгать тынычлыгы гарантиясе. Сезнең һәрберегезгә авыр хезмәтегез өчен чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә һөнәри уңышлар, бәхет һәм гаилә иминлеге телим, - дип котлады Николай Бызин. Шуннан соң, ТКХ департаменты җитәкчесе Илья Грузков белән бергә шәһәребезнең һәм районыбызның коммуналь өлкәсе алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

- Мәктәп һәм балалар бакчалары, хастаханәләр, эре сәнәгать предприятиеләре эше сезнең белән бәйле. Шәһәрдә уңайлыклар булдыру - безнең һәм сезнең уртак бурыч. Бернәрсәгә дә карамыйча, безнең бер команда, бербөтен булуыбызны телим. Һәм сезнең эшкә биргән рухи җылылык һәм көчне гаиләләрегезгә кайтарсагыз иде, - дип котлады хезмәттәшләрен Илья Грузков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев