Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тиздән Казан буйлап

Яшел Үзән судно төзүчеләре сыекландырылган табигый газда йөзәчәк беренче пассажир елга судносын суга төшерде.

Узган атна ахырында илдә беренче газ-моторлы экскурсия «Чайка-СПГ» судносы, аның турында без инде кыскача гына социаль челтәрләребездә хәбәр иткән идек, суга төшерелде.

Яңа 320 млн сум торырлык пассажир теплоходы, елга судноларын еллык 2,5% лы ташламалы лизингка тапшыруны күздә тоткан дәүләт программасы кысаларында төзелә.

Белешмә: Сыеклан дырылган табигый газ (СПГ) транспорт двигательләрендә һәм энергетика җайланмаларында нефть продуктларын нәтиҗәле алыштыра. Өстенлеге: чагыштырмача арзанрак, ул традицион ягулыкка караганда якынча 30%ка түбәнрәк тора - рентабельлек шундук 15-25%ка артыр иде; шулай ук – зур моторесурс: мондый йөрткечләргә экономия 20%ка кадәр җитә һәм, һичшиксез, экологик яктан чиста.

Кояш кыздырып торган көнне Идел буена мәртәбәле кунаклар җыелды. Суга төшерү тантанасына ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хәрби диңгез флотының вице-адмирал коралланышы буенча урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, Россия елга регистрының Югары-Идел филиалы директоры Александр Батялов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының судно төзелеше сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Борис Кабаков һәм, әлбәттә, судноны булдыручы – ЗПКБ генераль директоры Евгений Жирков килде.

Аларның һәркайсы диярлек яңа теплоходка сок лануын белдерде. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан «Газпром» белән берлектә транспортның төрле төрләрендә мотор ягулыгы сыйфатында сыек ландырылган табигый газны куллану мөмкинлекләрен киңәйтү буенча зур һәм сис темалы эш алып барыла.
– Елга судноларында табигый газны куллану аның иң яхшы экологик характеристикалары белән билгеләнә, шулай ук пассажирлар йөртүнең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк, – диде республика хөкүмәте башлыгы.

«Чайка»ның беренче маршруты инде билгеләнгән – ул фаразланганча «Ак Барс Арена»дан Зөягә кадәр барачак, аннары Болгарга юл сала башлаячаклар, соңрак башка юнәлешләр дә булачак.

Горький исемендәге заводның генераль директоры Александр Карпов хәбәр иткәнчә, заводның, ким дигәндә, 20 шундый судно чыгару планы бар.
– Ике дә, өч тә булачак, әмма моның өчен кирәкле инфраструктураны үстерү таләп ителә, – дип аңлатты ул журналистларга.
– Планда – сыекландырылган табигый газ буенча завод төзү. Конкрет инфрас труктура барлыкка килү белән, мондый зур масштабтагы суднолар тарату турында уйлыйбыз, – дип белдерде Александр Карпов.

Мондый елга судносында йөрү өчен билетлар бәясе мәсьәләсе әлегә ачык. Бәяләр кулай булыр һәм без Яшел Үзән өчен горурланып экскурсия теплоходында йөри алырбыз дип өметләнәбез.

Шул ук көнне заводта «Грачонок» 21980 проектының махсус билгеләнештәге ике катерына нигез салынды. Алар РФ Хәрби-диңгез флоты базасының су районнарын саклау өчен билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев