Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тиздән «Бәллүр каләм» ияләре билгеле булачак

18 майда, Татарстан Матбугаты көне алдыннан, Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан журналистикасы һәм массмедиа өлкәсендәге XXI «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

“Һөнәргә тугрылык” номинациясендә — ике сын, “Танылу” һәм “Туган тел” номинацияләрендә берәр сын тапшырылачак. “Объектив аша караш” номинациясендә ике премия иң яхшы фотографларга биреләчәк. Компетентлы жюри “Татарстанда экология елы” һәм “Конфедерацияләр кубогы – 2017” махсус проектларының дүрт лауреатын сайлап алачак.

Комиссия “Шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы журналистлары”ннан — 2 кешене, “Журналистикада исем” номинациясендә ел ачышы исемнәреннән 2 кешене аерым билгеләячәк. Кабул ителгәнчә, бу көнне республиканың иң яхшы 2 массакүләм мәгълүмат чарасы һәм махсус номинация җиңүчесе – “Матбугат чаралары белән хезмәттәшлекне югары дәрәҗәдә оештырган һәм ачыктан-ачык эшләгән өчен” номинациясендә җиңүче матбугат хезмәте оешмасына биреләчәк.

Реклама

Тантана кунакларын татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасы көтә. Бәйгенең тантаналы өлеше башланыр алдыннан «Россия 24» телеканалы баш мөхәррире Евгений Бекасов «Мираж» кунакханәсенең конференцияләр залында гаммәви мәгълүмат чаралары өчен «Төбәк мәгълүмати контенты белән эшләү» дигән темага ачык семинар үткәрәчәк.

    XXI «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» конкурсының оештыру комитетына Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән 1,5 меңгә якын гариза килгән.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: