Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тиз әзерләнелүче токмачларда токсиннар тапканнар

Роскачество тиз әзерләнелүче токмачларны тикшергән. Сайттагы хәбәрдә сәүдә маркаларының Россия сыйфат билгесенә дәгъва итә алмаячагы турында белдерелә, чөнки бер продукт та тиешле таләпләргә җавап бирми.

Роскачество «Биг Ланч»та бифентрин (пестицид) булганын ачыклаган. «Биг Ланч», , «Роллтон» һәм «Золотистая жатва» маркалы токмачлар сыйфатлылык дәрәҗәсе буенча шактый калыша. Пестицидлар һәм организм өчен зарарлы матдәләр токмачка — он аша эләккән, диелә хәбәрдә. 
«Скоровар» токмачы Таможня берлегенең Техник регламентына туры килми. Анда күгәрек гөмбәчекләргә ия охратоксин табыла. Роскачество раслаганча, ул сәламәтлек өчен куркыныч тудыра һәм агулы. Бу матдә 8 төрле продукциядә табылган. 
Тиз пешерелә торган токмачларда тозның күп булуы да расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев