Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

TIMERMAN меңнән артык йөгерүчене җыйды

Узган якшәмбедә «Маяк» спорт комплексы территориясендә TIMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында узган йөгерүдә бөтен Россиядән килгән меңнән артык кеше катнашты. Йөгерергә яратучылар Татарстаннан тыш Марий Элдан, Ленинград, Самара, Киров өлкәләреннән, Чувашия, Башкортстан, Мәскәүдән кадәр килгән иде. Күреп торасыз, ярышның география­се киң.

ТР Олимпия Советы рәисе Марат Бариев катнашучыларны олимпия көне белән котлап, Самбо көрәшенең 80 еллык юбилее уңаеннан әлеге спорт төренең атказанган осталарына бүләкләр тапшырды. 
Иң беренче булып балалар йөгерде. Араларында хәтта өч яшьлекләре дә бар иде. Аларны финишта медаль белән каршы алдылар, ничек шатланганнарын күрсәгез икән! Ә инде икенче булып өч чакрымга әзерлеге булган йөгерүчеләр чыкты һәм беренчеләрдән булып Арчадан Гадел Мөзипов килде. Чаңгычы, Яшел Үзән кызы Анастасия Брагина үз нәтиҗәсеннән канәгать калмады. «Кечкенәдән спортны яраттым, аннан әти-әнине чаңгыга бирергә үгетләдем һәм чаңгыда шәбрәк тә йөрим», – ди ул. 
Яшел Үзән трассасы иң авырларның берсе булып санала. Чөнки комлы, сикәлтәле юлдан, урман сукмакларыннан йөгерүе икеләтә авыр. Быел катнашучыларны яңартылган трасса көтте. Аның каравы йөгерергә яратучылар саны Яшел Үзәндә артканнан-арта гына бара. – Шәһәребездә мондый зур спорт чаралары узуына бик шатбыз. Безгә киләчәктә башкалар да кушылсын иде. Үзем дә 10 чакрымны йөгерәм, – дип сөйли район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков. 
Әлбәттә инде, иң катлаулы дистанция – 21 чакрым. Бу араны узарга 400, ә 10 чакрымны үтәргә 300 җиңел атлет теләк белдерде. Һәрвакыттагыча, район башлыгы Александр Тыгин да спорт чарасыннан читтә калмады. Ул 21 чакрым йөгерде. Барлык спортчылар да киләсе марафонга чакыру алды. Анысы 6 июльдә Зөя утравы янында йөзү буенча узачак. 

Фотолар TIMERMAN.RU сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X