Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Тимер ат”ларны теркәү дәвам итә

5 майда Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре “Велосипедыңны сакла” профилактик акциясенең беренче этабын уздырды.

“Мирный” автовокзалында урнашкан полиция пунктында  велосипедларга уникаль номерлар сугылып, алар эчке эшләр бүлегенең мәгълүмат базасына кертелде. Акция  көннәр җылына башлау белән велосипедлар урлауларга бәйле рәвештә уздырыла. Былтыр, мәсәлән, 20 “тимер ат” урланган булган. Бу елның апрелендә  Яшел Үзәндә һәм Васильевода 5 велосипедны  урлаганнар.

Белешмә өчен: узган елның апрелендә   Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре “Велосипедыңны сакла!” акциясе кысасында велосипедларны теркәделәр.  Ул вакытта агнда 70 яшел үзәнле катнашты.

Әмма ике көн эчендә генә   бөтен теләүчеләр дә бу чарада катнаша алмады.  Шуңа күрә эчке эшләр җитәкчелеге  велосипедларны  ел әйләнәсендә исәпкә куярга булды. Нәтиҗәдә 2017 елның маеннан сентябрьгә кадәр полиция хезмәткәрләренә 1000нән артык велосипедчы мөрәҗәгать итте. Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Роман Кудрявцев сүзләренә караганда, бу чара үз нәтиҗәсен  күрсәтәчәк әле. Һәр очрашуда профилактик әңгәмәләр уздырылып, велосипед урлауларны 2016 елдагы 32дән 2017 елда 21гә киметү мөмкин булды.

Акциянең икенче этабы 12 майда “Маяк” спорткомплексында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр булачак.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск акция полиция велосипед автовокзал Мирный маркировка велосипедов