Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тикшерелгән 60 автомобильченең 27се закон бозган

Балалар бакчасына балаңны машинада креслога утыртмыйча тиз генә илтеп кайтуны башыңа да китермә. Узды андый заманнар. Хәзер тикшереп кенә торалар. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәтта Васильевоны да күз уңында тота.

Шундый чара күптән түгел, 12 ноябрьдә бистәнең Мәктәп урамында булды.

Инспекторлар бер сәгать эчендә 60 автомобильчене тикшерергә өлгергән. Әлеге чара барышында 27 автомобильчене административ җаваплылыкка тартырга туры килгән. Шул ук вакытта 6 машина йөртүченең тиешле страховкасы булмаган. Экономия ясыйбыз дип уйлаучыларга бер шанс та калмаган.

Берсе, мәсәлән, тонировкалау законын бозган. Аңа да 500 сум штраф әзер. Биш автомобильчегә иминлек каешын кимәү дә кыйммәткә төшкән.

- 2017 елның 12 июленнән балаларны машиналарда йөртүгә кагылышлы законга үзгәрешләр кертелде, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.

- 7 яшькә кадәрге балалар машинада бары тик автокреслода гына йөртелергә тиеш. 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәргеләр җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында махсус балалар җайланмасында йөртелергә яисә аларга иминлек каешы кулланылырга тиеш. Ә җиңел автомобильнең алгы утырыгычында 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус җайланмаларда гына йөртү рөхсәт ителә. Кызганычка, автомобиль йөртүчеләрнең кайберләре үзләренең һәм пассажирларының иминлеге турында уйламый. Рейд нәтиҗәләре күрсәтүенчә, биш автомобильче 7 яшькә кадәрге балаларын автокреслога утыртмаган өчен тотылды. Аларга 3000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Тагын өчесе мәктәп яшендәге балаларын иминлек каешы белән эләктермәгән иде.

Юлия Леонтьева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев