Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әтиеңә ышанып тормавың хәерле

Улым әтисе белән күрешә алмаганына бик борчыла.

Миннән гел «Әти кайчан безгә килә?», «Нигә әти шалтыратмый?», «Нигә туган көнем белән котламады?» дип сорап йөдәтә. Ә күптән түгел, күзендә яшьләрен мөлдерәтеп, мин әтиемнең йөзен оныта башладым, диде. Ә мин нишли алам соң? Кешене ничек үз улын исенә төшерергә мәҗбүр итеп була? Һәм балага да барысын да аңлатып бетереп булмый бит... Бу тормышта әтиеңә өмет итмә, дип ничек әйтәсең?!

Үзем тулы гаиләдә үскәнлектән, әтисез яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Шөкер, әтием әле дә исән һәм улыма  чын ирләрчә тәрбияне дә ул бирә. Әмма, тормышымда дөрес кеше сайлый алмаганга ялгышлыгым өчен баламны җавап бирергә мәҗбүр итүем мине сыкрандыра. Улымның «менә!» дигән ике дәү әтисе бар, тик әтисе ярты елга бер, ә кайвакытта елга бер күренә. Минем әтисе белән улының күрешүенә бервакытта да комачауларга теләгәнем булмады, аның үзенең улыбыз белән аралашырга теләге юк. Бер караганда, ул баласын нәрсәгә өйрәтә алсын соң? Компьютерда уйнаргамы? Дуслары белән кәеф-сафа кору өчен гаилә бюджетыннан акча туздырыргамы? Сирәк очрашу вакытларында да улының ни укуы, ни тормышы белән кызыксынганы булмады.
Мин улыма әтисе турында бер начар сүз әйткәнем юк. Үскәч үзе күреп барысын да аңлар. Тик әлегә ул бик кечкенә һәм аңа әти кирәк. Аның бик тә әтисе белән уйныйсы, балыкка йөрисе килә... кызганыч, әтисенә боларның берсе дә кирәк түгел... Мин аңа ничә тапкыр шалтыратып, баласы янына килүен сорадым. Чөнки улымның өзгәләнүен күреп йөрәккә кан сава. Ә җавап һаман бер төрле: «Вакыт булса – керермен». Ничек үз балаңа вакыт юк икән соң ул? Без, аналар, моны беркайчан да аңлый алмаячакбыз...
Ирләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: хатыннарыгыз белән аерылышканда балаларыгыз белән аерылышмыйсыз бит, алар мәңге сезнеке булып кала. Алар сезне өзелеп ярата, тилмереп көтә һәм сез аларга биктә-биктә кирәк. Паркта йөрү, ял көннәрендә циркка бару һәм һәр көн кич белән телефоннан сөйләшү, минемчә, авыр түгел. Бернинди дә әти булмаганчы, «ял көне әтие» булу күпкә яхшырак. Олыгайгач, әлбәттә сез балагызны исегезгә төшерәчәксез, тик ул вакытта сезнең аңа кирәгегез булмаячак инде. Чөнки балачакта үпкәләү бик көчле, ул ихлас йөрәктән күтәрелгән була. Менә уйланыгыз, сезнең хыянәтне улыгыз яки кызыгыз кичерерме? Ә сез үзегез кичерер идегезме???

Сәлам белән,
Гөлүсә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев