Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әтидән калган пальто, ә тәнне бетләр ашый

Энем Габдулла авырып китте. Казанга кайта торган поездга утырасы килеп, һәрбер станциядә төшәбез дә, тагын шул поездыбызга куып кертәләр.

Бер төшүебездә Габдуллага поездга менү бик кыенлашты. Хәле булмау сәбәпле, менә алмый, минем дә аны күтәрергә хәлем җитми. Безнең газапланганны күреп, хатын-кызлар, бу хәлегездә ник төшәсез, утырыгыз җылы вагонда, үлсәгез дә җылы вагонда үләрсез, башка төшмәгез, дип, өчебезне дә күтәрепләр диярлек, вагонга менгезеп утыртты. Ярар, Сабира, башка төшмик, үлсәк, җылы вагонда үләрбез, безгә туган якларга кайту юк икән инде, диеп, төшмичә, поездда утыра бирдек. Габдулланың авыруы көчәйгәннән көчәйде. Озак та үтмәде, бичара, үлеп тә китте. Энем Габдуллага сигез яшь иде ул вакытта. Нинди шәһәр янында булганбыздыр, белмим, носилка белән алып чыгып киттеләр. Без икәү елап калдык. Рәнҗемә, энем, рәнҗи генә күрмә, дип еладык та, еладык. Белмим, кайларга куйганнардыр, күмделәрме, юкмы?!

Немец артыбыздан калмады
Ишле гаиләнең тагын бер кешесен югалттык, сеңелем белән икәү генә калдык. Ярыйсы гына җылы вагоннарда Краснодар өлкәсенә барып җиттек. Ленинград блокадасыннан котылган кешеләрне алырга дип, урыслар үгезләр җигеп килгән. Без вагонда унлап татар кызы идек. Бер колхозга алып килделәр – Усть-Лабинский районының Хатукай авыл советы иде.

Авыл халкы безнең үгезләрдән төшкәнне карарга чыккан. Ник алып килгәннәр инде, мәетләр бит, барыбер үләчәкләр болар, дип каршы алдылар безне. Күңелләргә тагын да кыен булып китте. Безгә ике атна ял бирделәр. Ашау яхшы иде. Авызга ризык капкан саен, эх, боларны әти-әнигә, энебезгә ашатасы иде, дип уйлый идек. Ләкин булмады шул, булмады...

Безнең сөякләргә ит куна башлады. Шулай итеп, эшкә дә йөрерлек булдык. Дүрт кыз көнбагыш урдык, кукуруз сындырдык, алардан май әзерләүләрен ишетеп белә идек. Эшләгән өчен бодай бирәләр. Тук тамак белән тагын сигез ай вакыт үтеп китте. 1944нең җәендә немецлар монда да килеп җитте. Кайларга гына барсак та, немец артыбыздан калмады. Аларның бик усалланганнарын хәтерләмим. Алай да, бервакыт, өч яшь солдат, кызларның борын, колакларын кисеп, бот итләренә кадәр ярып, урманда бик мәсхәрәләп үтергәннәр иде. Кызларның гәүдәләрен бүлмәдәге өстәлгә кертеп салдылар, мин дә кереп карадым. Хәзер дә ул гәүдәләр күз алдымда тора. Яшел төстәге киемнәре кызыл комач канга баткан иде...

Немецларның штабы без торган өйдән ерак түгел иде. Мин сеңелем белән гел татарча сөйләштем. Беркөнне шулай икәү, истәлекләргә чумып, нәрсәдер сөйләшеп утыра идек. Немец киеме кигән бер хәрби урысчалатып, кайдан булуыбыз белән кызыксынды. Казаннан дигәч, безнең белән татарча сөйләшә башлады. Ул бездән кухняда булышуыбызны сорады. Аларга кишер кырып, бәрәңге әрчеп йөрдек. Яныбызга килеп, безнең белән рәхәтләнеп, татарча сөйләшеп китә иде. Рус кызлары, немец телен кайдан беләсез, дип, бик аптырадылар. Мәктәптә өйрәнгәннәрдән диеп, алдашырга туры килде. Бу ярдәмебез бушка булмады. Ул абый, җаен табып, безне иттән дә, аш шулпасыннан да өзмәде...

...Бервакыт бик тирән кое янына бик күпләп немец солдатлары җыелганнар. Чиләге коега төшеп киткән икән. Хәзер нишләргә? Бер егет төшеп карады – булдыра алмады, инде мине күреп алдылар, син бәләкәй, дип, миңа төшәргә куштылар. Кире какмадым, каршы килеп кара, үтерсәләр! Тактага утырттылар да, төрле яклап бәйләп, озын канат белән коега төшереп җибәрделәр. Озак төштем, берзаман аякларым суга тиде. Канатны селкетеп, сигнал бирдем. Суда чиләкне эзләү өчен тимер җайланма төшерделәр. Ике чиләк эзләп таптым, үзем коеда килеш, башта чиләкләрне менгезеп җибәрдем, аннан үземне тартып алдылар. Үзләренчә нәрсәдер сөйләнеп, шатланып, мине берсеннән-икенчесенә йөртеп, аякларымны җиргә дә тидертми сикерттеләр, шулай рәхмәт әйтүләре булды бугай. Ике тапкыр төшәргә туры килде миңа ул коега. 90 метр тирәнлектә икәнен соңыннан гына белдем.

Бу авылда немецлар 8-9 ай чамасы торды. Туган якларга, авылга кайтулар булмас ахры, дип йөргәндә, шатлык елмайды. Шулай, иртә белән йоклап ятканда, берәүнең: «торыгыз, торыгыз, безнең совет солдатлары авылда», – дигән тавышына уянып киттек. Әй, сөенгәнебезне белсәгез! Бөтен кеше урамда иде инде. Солдатларны каршы алдык. Араларында хатын-кызлар да күп иде. Яшькелт төстәге киемнәре хәзер дә күз алдымда тора. Аякларында итек дигәннең «и» хәрефе дә калмаган, табаннары купкан... Хәрбиләр авылда бераз гына хәл алдылар. Безнең янга килеп, хәлләребезне сораштылар. Шунда бер солдат, минем татар телендә сөйләшкәнне ишетеп, моннан 30 чакрымда татар авылы бар, сез шунда барырга тырышыгыз, диде. Озак тормадылар, стройга тезелеп, китеп бардылар...

Әтидән калган пальто, ә тәнне бетләр ашый
Теге солдат безнең күңелгә шом салды. Алты татар кызы шул авылны эзләп чыгып киттек. Барып таптык. Идарәдә Мәмәт исемле бер абый эшли иде. Ул безне төрле гаиләләргә урнаштырды. Сеңелем бер остабикә өенә эләкте, аның өчен күңелем тыныч булды.


(Язманы тулысында газетабызның 27нче санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев