Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти-әниләр игътибарына!

Яңа туган балалы гаиләләргә кирәк-ярак бирелү тәртибе белән таныштырып узабыз

2020 елдан башлап Татарстан Рес публикасында даими яшәүче, җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр балалар кирәк-яраклары белән тәэмин ителә.

Бала тудыру йортында комплект алу өчен гаиләнең җан башына уртача керем күләме турында белешмә бирергә кирәк.

Аның өчен түбәндәге документлар таләп ителә:

  • белешмә бирү турында гариза биргән айга кадәр өч ай эчендә гаиләнең һәр әгъзасының керемен раслаучы документлар;
  • гаилә әгъзаларының шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы;
  • тиешле органга яки оешмага шәхси мәгълүматларны тапшырганда гаилә исеменнән мөрәҗәгать итүченең вәкаләте;
  • йөклелек чорында булачак әни белешмә сорап мөрәҗәгать итсә, хатын-кыз консультациясеннән яки исәпкә куйган башка медицина оешмасыннан белешмә;
  • бала Татарстан Республикасыннан читтә туганда, аның туу турында таныклык күчермәсе;
  • билгеләнгән тәртиптә чит ил территориясендә туган баланың туу һәм теркәү фактын раслаучы документ күчермәсе;
  • никах Татарстан Республикасыннан читтә теркәлгән очракта, аны дәүләт теркәве турында танык лык күчермәсе.

Әгәр пособие алырга мөрәҗәгать итүче моңа кадәр айлык пособие алучы булган икән, ул документлар нигезендә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев