Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти кеше – ата каз

Нигә бу дөньяда уйда да булырга тиеш түгел гамәлләр кылына икән?

Барлык ирләрне дә бер калыпка тезәсем килми, әмма арагызда тузга язмаслык эшләр кыланучыларыгыз күбәеп бара бит, гыйззәтле көчле затлар! Минем (һәм калган барлык хатын-кызларның да) бер нәрсәне аңлыйсы килә: сезнең катнашта дөньяга аваз салган, еш кына сезгә ике тамчы су кебек охшаган балагызга, юк, тәрбиясендә катнашу турында әйтеп тә тормыйм инде, һич югы акчалата ярдәм итүдән нинди шайтаннарыгыз качып йөрергә мәҗбүр итә ул?

Мунча зурлыгы машинада җилдергәндә, ел саен диңгез буйларында ял иткәндә һәм кирәксә-кирәкмәсә дә кесәгездә әтәч булып кычкырган акчагызны җилгә очырганда улыгыз яки кызыгызның моңсу йөзе күз алдыгызга килеп намусыгызны уятмыймы? Юктыр... Бәгырегез булса, 600 сум хезмәт хакы алып эшләгән иттереп ялган белешмәләр ясатып, вакыт әрәм итеп йөрмәс идегез.  
Шәһәребезнең социаль яклау бүлеге җитәкчесе кабинетында, ирләре алименттан качып йөрүче хатыннарны кабул итү вакытында искиткеч маҗаралар ишетеп таң калдым.

Тулырак язма газетада (№90).

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X