«Тәгәрмәчләрдә – клумба» бәйгесе
Яшәеш

«Тәгәрмәчләрдә – клумба» бәйгесе

Шәһәр көне уңаеннан оештыручылар нинди генә бәйге-акцияләр игълан итми. Менә аның тагын берсе – «Тәгәрмәчләрдә–клумба» дип атала.

Яшел үзәнлеләр үзләренең велосипедларын, самокатларын чәчәкләр белән бизәп, иҗат номерлары белән, шигырь булсынмы ул, җыр­мы, яклап та күрсәтергә тиеш була. Мондый кызыклы бәйгедә катнашырга теләүчеләр 23 августка кадәр Тургенев урамындагы 6нчы йортта урнашкан Үзәк китапханәгә, яисә  mbucbszmr@yandex.ru  адресына «Тәгәрмәчләрдә – клумба» тамгасы белән заявка калдыра ала. Катнашучылар үз эшләрен 30 августта – Шәһәр көнендә «Авангард» стадионында 17 сәгатьтә тәкъдим итәчәк. Сез дә читтә калмагыз!
Бәяне районның мәдәният һәм мәгариф идарәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары әгъзалары бирәчәк. Аралашу өчен тел:
8 (84371) 5-05-39.


Нет комментариев