Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Терроризм корбаны булмас өчен, бик уяу булырга кирәк

Һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы бар. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда, нәрсә эшләргә? Ничек бу ситуациядә югалып калмаска?

Мондый сорауларны безнең һәркайсыбызның үзенә мөгаен биргәне бардыр. Сакланганны Аллаһ Тәгалә дә саклармын дигән түгелме соң? Шулай булгач, дөнья хәлен белеп булмый, сак яшик, кире юнәлешләргә каршы бергәләп көрәшик. Зур фаҗигаләргә юл куймыйк.

Әгәр илдә икътисади тотрыксызлык саклана икән, анда җинаятьчелеккә дә, терроризмга да җирлек арта. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Исламның традицион булмаган юнәлешләрен пропагандалучы, кисәк кенә дингә кереп киткән, даими яшәү урыны булмаган, гомумән, киеме, үз-үзен тотышы, аралашуы белән шик уяткан кешеләрне очратканда, кичекмәстән, район полиция бүлегенә шалтыратырга кирәк.

Авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр дә шундук күзгә ташлана. Монда һәркемнең игътибарлы булуы сорала. Район халкы бер-берсен танып белә, бигрәк тә өйләргә кереп сорашып йөрүчеләр, авыл җирендәге буш йортлар белән кызыксынучылар, төрле мәгълүмат язылган листовкалар таратып йөрүчеләр булса, кичекмәстән 02 номерына, яки 112гә шалтырату кирәк.

Моннан тыш, җәмәгать урыннарында, эштә калдырылган иясез, таныш булмаган шикле әйберләргә кагылмау шарт. Шартлаткычлар төрле формада – тартма, пакет эчендә дә, компакт-диск форматында да булырга мөмкин, теләсә кайда калдырылган телефон, сәгатьләр кешедә шик уятырга тиеш. Бу әйберләргә дә кагылмаска, тиешле урыннарга хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев