Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Теркәмәделәр. Алар хаклымы? (Сорау-җавап)

– Мин II группа инвалид. Шәһәрдән төбәккә кайттым һәм 5 елга вакытлыча теркәлдем. Тик мине поликлиникага беркетергә теләмиләр, даими регистрация таләп итәләр. Бу законлымы?

– Юк, бу законлы түгел. Россиялеләр, теркәлү-теркәлмәүгә карамастан, үзләре теләп сайлаган медицина учреждениесендә бушлай  ярдәм алырга хокуклы. («РФ мәҗбүри медицина иминиятләштерүе турындагы» закон).
Мәсәлән, Мәскәү пропискасы белән берәр бистәдә яки илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәсәгез дә – беркетү схемасы бер үк. Аңлавыбызча, сез бу хакта телдән генә сорагансыз, ә рәсми рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баш табиб исеменә гариза язу өчен сезгә пас­порт, иминият полисы, СНИЛС кирәк булачак. Моңа кадәр кайсы поликлиникада дәвалануыгыз турында күрсәтергә дә онытмагыз (әлеге мәгълүматны алданрак әзерләп куегыз). Поликлиника элеккесенә запрос ясый һәм сезнең медицина документларын яңасына җибәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: