Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үтереп кенә калмый, телевизорын да урлый

Күптән түгел генә Яшел Үзән суды 36 яшьлек казанлыга хөкем карары чыгарды.

Бу хәл агымдагы елның мартында була. Зур Ключи авылының бер йортында ике ир ызгышып китә.  Шуларның берсе – Казаннан килгәне  чалбар кесәсеннән пычак чыгара. Ул танышының күкрәгенә сул яктан – ике тапкыр, муенына бер тапкыр кадый. Ир шунда ук алган җәрәхәтләреннән үлә. Ә үтерүче  шушы фаҗигале мизгелләрне дә үз файдасына куллана. Ул үзе белән йорттан телевизор урлап чыга.
– Суд аны  нәтиҗәдә ике маддә буенча хөкем итте, –дип сөйли безгә  прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин. – Берсе – кеше үтергән, икенчесе  чит мөлкәтне урлаган өчен. Гаепләнүче гаебен таныды һәм аңа карата  8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм җәзаны үтәргә җитди режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар чыгарылды.
Кеше гомерен чебен урынына да күрмәүчеләр бар шул. Бу адәм актыгы төрмәдә утырса да, исән-сау, срогын тутыргач чыгар, яшәр, ә менә үлгәннәргә кире кайту юк. Бик кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X