Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телефон урлаган өчен – хөкем

Осиновоның исерткеч эчемлекләр куллана торган урынында 34 яшьлек ир ике эшне берьюлы башкарган.

Исереп йоклап киткән бер клиентның телефонын чәлдергән. Нәтиҗәдә теге иргә 17 мең сумлык зыян китерелгән. Ә инде каракны тотуы әллә ни авыр булмагандыр. Сәүдә нокталарында да, кабымлык залларында да видеокамералар һәр почмакка куела.
Яшел Үзән прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, ир гаебен таныган, әмма аңа хәзер суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Чөнки РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 2нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев