Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телең бетсә, тамырың корый

«Зур тәнәфес» (Большая перемена) дигән совет фильмыннан «мәктәпкә йөрисең-йөрисең, ә аннары бац! – икенче смена» дигән фразаны хәтерлисезме? Каникулдан соң күп кенә ата-аналар, икенче чиректән белем бирүнең яңа системасына күчәбез, дип хәбәр иткәннән соң, нәкъ менә шундый кәеф белән җыелды.

Аллаһка шөкер, безнең кебек балаларын татар мәктәпләренә биргән ата-аналарга бу проблема кагылмады диярлек. Районыбызда эшләүче 16 татар мәктәбе, әлбәттә инде, татар телен сайлады. Нигә кагылмады диярлек кенә, дип әйтәм, чөнки хәтта милли мәктәпләрдә дә рус телен өйрәнү базасы арттырылып, россия стандартларына кадәр җиткерелә, ә татар теле дәресләре шул кадәр киметелә. Башка мәктәпләргә килгәндә, 53,3 % ата-­аналар рус телен сайлады, татар телен – 46,7%. Шулай итеп, татар телен укыту сәгатьләре ике тапкыр кыскартылды. Әгәр дә элек мәктәпләрдә (уртача алсак) рус теле һәм рус әдәбиятенә 5 сәгать бирелсә, балалар татар теле һәм әдәбиятен дә шуның кадәр өйрәнә иде. Хәзер рус телен укыту күләме артты, ә атнасына 3 дәрес сайлау буенча предмет буларак калды. Ә сайлау мөмкинлеге зур. Беренче вариант: татар телен тирәнтен өйрәнү. Икенче вариант: татар телен җиңелләштерелгән программа буенча уку. Һәм өченче вариант: өстәмә рәвештә бары тик рус телен генә өйрәнү.
– Мәгариф сис­темасы өчен, башка системалар кебек үк, кагыйдәләрнең үзгәрүе – стресс, – ди районыбыз башлыгы Александр Тыгин. – Әлбәттә, моның әти-­әниләр һәм балалар өчен дә стресс булуы шиксез. Хәзер ата-аналар өчен иң мөһиме – дөрес юл сайлау. Бу минут эчендә кабул ителгән эмоциональ карар булырга тиеш түгел. Сез сөекле балагыз өчен сайлыйсыз һәм аның төптән уйланылган дөрес карар булуы бик мөһим, чөнки һәр бала – аерым шәхес. Әгәр дә ул татар гаиләсеннән икән, үзенең тамырларын онытмас өчен (ә алар кешене һәрвакыт көчлерәк итә) аңа туган теле кирәк. Ә инде бала башка милләттән булса, татар телен өстәмә чит тел буларак өйрәнү итеп карау дөрес. Иң мөһиме аның киләчәге турында уйлау мәслихәт. Балагыз «кеше-кеше» һөнәрен сайлап, Татарстан Республикасында калырга теләсә,  аңа татарча белү (ипи-тозлык дәрәҗәсендә булса да) комачау итмәячәге көн кебек ачык.
Димәк, икенче чирек үзгәрешләр чоры булачак. 1 гыйнварга кадәр ата-­аналар   үзләренең алдан кабул иткән карарларын үзгәртеп, балалары өчен кулайрак вариантны сайлый ала әле. Алар, эмоцияләрен читкә куеп, аек акылларын эшкә җигеп, статистикага игътибар итәрләр, дип ышанасы килә. Анда хисләр юк, әмма статистика берничә тел белгән балаларның башка фәннәрдән дә сыйныфташларыннан алда барулары турында сөйли.
Татар телен укыту методикасы буенча тәгаен карар әлегә юк. Мәгариф министрлыгы һәм республика җитәкчелеге әйтүенчә, татарстанның барлык мәктәпләрендә дә татар телен укытуның зарурлыгы турындагы мәсьәлә киләсе атнада чишелеш табачак. Илебез башлыгының зирәклегенә генә өметләнәсе кала. Минемчә, әлеге стресслы ситуация, интернет челтәрләрендә укылган барлык пычракка үч итеп (сугыш өчен түгел, ә үзебезнең абруй-дәрәҗәне ныгыту максатыннан) бөек татар халкын берләштерергә тиеш.

P.S. Тел ул – халыкның җаны. Ул сөйләм аркылы буыннан-буынга тапшырылган. Ә җан бит әле ул мәдәният һәм традицияләр дә. Минемчә, телнең юкка чыгу мәсьәләсе, мәдәният элементы буларак мәгърифәткә генә түгел сәясәткә дә кагыла. Һәм монда, нигә әле, татар мәдәниятен саклап калу өчен җан талашкан хөкүмәт, теле исән һәм традицияләрен хәтерләүче авылларда һәм җирлекләрдә аларны саклап калуга бик аз игътибар бирә, дигән сорау туа. Ничәмә клуб җимерек хәлдә утыра, мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм «калдыклык принцибы» буенча гына – бу мөһим түгелмени? Әйе, соңгы вакытларда районыбызда мәдәният йортлары калкый башлады, тик татарларның асылы дип аталган авылда яшәүче кешеләр өчен бу гына аз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: