Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Теләсә кая чүп ташламагыз

Норлатның үзәгендә бик матур мәчет урнашкан, иман йортыннан гына ерак түгел чүп контейнерлары да тора. Менә шушы урыннан узган саен җен ачуым чыга да инде.

Контейнерлар тирәли тау кадәр бәрәңге сабаклары өелгән. Күпме аңлатырга була икән бу халыкка: каты көнкүреш калдыкларын гына чүп савытына ташларга ярый. Сезнең бакчагыздан чыккан чүпне Казаннан кадәр кайткан машина алып китми һәм китәргә тиеш тә түгел. Әллә кемнәр ташламый инде аны. Шул тирәдәге урамда яшәүчеләр. Шунысы кызык, авылларда контейнерлар моннан берничә ел элек кенә барлыкка килде бит, моңа кадәр сабак ларны кайда ташладылар икән?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес язгансыз! Ул контейнерларнын барысына да дирялек "ТБО" ,дип язылган. Адэм балалары бераз уйласыннар иде инде,