Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тел һәм милләт турында уйланулар

Узган 2020нче ел Татарстаныбыз өчен 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә үтте.

100 еллык тарих кына түгел, татар дөньясының 18-19нчы гасыр кичергән вакыйгалары да киң яктыртылды. Татарстанның үсешләре дә, югалтулары да тарихта калды.

Һәр көне – үзе бер зур тарих, ул безнең әби-ба бай ларыбызның, якын нары быз ның, әти-әни ләребезнең, туганнарыбызның, авылдаш ларыбызның башыннан узган кичерешләре, вакыйгалары. Һәр көне зур хезмәт куеп, рәхәт тә, михнәтле дә көннәрне, айларны, елларны төзи. Илдәге үзгәрешләр – ул һәркемнеке. Зур өметләр баглаган берәүләр зур югалтулар кичергән. «Тыныч» дигән чоры да зур, яхшы һәм яман вакыйгаларга бай. Колхозлашу заманнарын гына алыйк.
Барыбыз да сагынып искә ала торганы – түләүсез белем бирү, бушлай медицина. Ә яшәү, тормыш итү авырлыкларын сагынырлык түгел инде. Бигрәк тә сугыш һәм аннан соңгы елларда хезмәт иткән буынның күргәннәрен, кичергәннәрен тыныч кына тыңлап та, сөйләп тә булмый.

Ул чорда «требуется» дигән белдерүләр күп иде. Хәзер яшәү эше булган, аек тормыш алып барган, хезмәт хакы зур булганнар өчен бик яхшы, әлбәттә. Торырга иркен өйләр, яхшы юллар, газ, су, утыбыз да бар. Тик, кешенең үз дөньясыннан канәгать булганы юк инде ул.
2020 ел үзенең мәкерлелеге белән дә истә калачак. Элек әбиләрнең чума, кызамык, тиф, чәчәк, чахотка авырулары – эпидемияләрен, зур югалтуларын, бик күп туганнарын күмүләре турында сөйлиләр иде. Ә 2020 елгы пандемия аерым өлкәләрне генә түгел, дөньяны яулап алды. Миллион лаган кешенең гомерен өзүе турында ишетәбез. Татарстаныбызны да читләтеп үтмәде, якыннарын югалтучылар аз түгел.

100 ел ул аз вакыт түгел. Илдә мәгариф, мәдәният, сәнәгать, авыл хуҗалыгындагы үсешләрне әйтми кала алмыйбыз. Фән үсешенең алга китеше сөендерә. Тик телебезнең саклануының, белем алуыбызда туган телебезнең икенче – арткы планга күчүенә күңел тыныч түгел.

Татарстаныбызда ике – татар һәм рус телләре дәүләт теле булып конституциядә урын алса да, бүгенге көндә тигезлек сакланмавы ачык. Шәһәрдән түгел, татар авылы мисалында күрәбез. Рус телен өйрәнүгә шул кадәр игътибар зур, бакча балаларыбыз да татарча сүзләрне бутыйлар хәзер. Ә укучыларыбыз рус сөйләм теленә чит телгә караганда да азрак игътибар итә. Чит тел беренче урында, аны өйрәнергә тырышалар, ә татар телен өйрәнү – азайды. Сөйләмебез чуарланды, татар-рус-инглиз теле бергә болгана хәзер. Телләр белү – зур байлык. Шул байлыкның нигезен туган тел төзи бит: аның аша фикерлибез, дөньяны күз аллыйбыз.

Туган телебездә генә әйтәсе килгән фикеребезне ачык итеп, рәхәтләнеп җиткерә алабыз. Рус телебез – гаризонтыбызны киңәйтә, ә чит телне белү – дөнья киңлегенә чыгарга мөмкинчелек тудыра. Белем алуның чиге юк, тик ата-ана бүләк иткән, каныбызга сеңгән туган ана телен белү безне бае та, кешелекле итә, ата-ананы хөрмәтләүне дә күрсәтә. Тамырларыбыз ныгый.

Татар милләтенең бер Кешесе булып яшәү үзе зур горурлык бит. Халкыбызның данлы үткәне барлыгын белеп яшәү, үткәне тарихын өйрәнү, бүгенгесенең тел һәм халык саны сакланышына битараф булырга ярамаганлыгын аңлау кирәк. Югалтканны табасы кыенрак ул, барны сак лыйсы иде. Тәрбияле кеше үз телен олылый, калган телләрне хөрмәт итә.

1991 елда миңа Башкортстаннан ике татар хатыны белән ял итәргә туры килде. Аларның җан әрнүе белән сөйләгәннәрен ул вакыт алай ук якын алмаган идем, бүген бөтен ачыклыгы белән аңлыйм.

Роза исемлесе ачынып тү бәндәгеләрне сөйләгән иде: «Әби-бабам татарлар, Казан ягыннан күченеп килгән булганнар, әти-әнием татарлар, үзем дә, ирем дә татар. Ә менә мин тудырган кызымның танык лыгына «башкорт» дип язып бирделәр. Роддомнан чыкканчы ачып та карамаганмын, кайткач аптырап калдым. Үзгәртергә теләдек, ләкин, Башкортстанда яшәүче башкорт милләте була инде, генә диделәр».

Розаның сөйләгәненә ышанып та булмый, чөнки туу турындагы таныклыкта «милләт» графасы юк бугай, бәлки башка документта язган булганнардыр. Аның урынында беребез дә риза булмас идек. Менә мине «русская» дип язсалар тыныч кына кабул итә алмаячагым көн кебек ачык бит. Тик, паспортларыбызда милләт күр сәтелмәгәнгә күпләр риза түгел инде. Россиянең Татарстанындагы татар авылында туып-үсеп яшәүче кем соң без???

Бөтен милләтләр тигез, дисәләр дә, ул тигезлек чагыштырмача гына шул. Яңа гына кулыма татар язучысы, билгеле сәясәтче, техник фәннәр докторы, отставкадагы полковник Зәки Зәйнуллинның Тукаевлар нәселе турындагы бай тарихлы китабы керде. Аны укып, андагы тарихи материаллар-документлар белән танышкач, татар халкының аянычлы язмышы тагын да ачыграк күренде.
Татарстан территориясендә (казан губернасында) татарның динен, исемен алырга телә сәләр, Башкорт җирендә татарны милләтеннән ваз кич тер гәннәр, исеме-диненә тимәгәннәр. 1980 еллардан яңа башлангыч.

Башкортстан татарларының күбесенең тарихи ватаны – Балтач районы Салавыч авылыннан икән. 17нче гасырдан башлап чукындырудан качып күчкәннәр. Башкорт санын татар әти-әниләрдән туган балаларның милләтен «башкорт» итеп язып тулыландыралар ди, ә безнең татарларыбызның саны-исәбе ни хәлдә, башкортларда үз баласын «татар» дип яздыру бармы икән?

Татарс танның 100 еллыгын билге ләп бәйрәм итү Җи ңүнең 75 еллыгы белән дә үрелеп барды. Бик күп очрашулар, тарихи материаллар белән таныштык, бу даталар бик зурлап үткәрелде. Ләкин, күңелдә китеклек тә калды. Сугыш чоры балаларына ярдәмне тиешенчә күрсәттеләр дип әйтеп булмый әле, алар һаман үпкәлеләр. «Әтиләре исән кайтканнар әти рәхәтен дә, хөкүмәт рәхәтен дә күрәләр», – диләр.

Авылыбызда 70 еллыктан бир ле Ватан сугышыннан җи ңеп кайтканнар исемлеген дә обелискка урнаштырасы иде, дигән үтенечебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгына да канәгатьләндерелмәде. Әф ган чылар, Чечен хәрби хәрәкәт ләрендә катнашучы ларның да исемнәрен мәңгеләштерәсе иде. Ул безгә дә, киләчәк буынга да онытылмаслык истәлек, балалары һәм оныклары горурлыгы булыр иде.

Татарстаныбызның, кеше ләре нең горурланыр казанышлары артканнан артса иде. Бер-беребез белән туган телебездә рәхәтләнеп сөйләшеп, аңлашып дус-тату гомер итәргә язсын.

Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев