Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Текә таулардай горур, тын күлләрдәй сабыр

Бу заманда мәктәп директоры булып эшләргә галәм киңлегенең кыюлыгы гына түгел, кешенең ихтыяр көче булу бик кирәк.

Сүзем С.К.Гыйматдинов исеменләге Осиново гимназиясе директоры, хөрмәтле Гөлинә Саттарова турында.

Бу вазифаны безнең гимназиядә башкаруына санаулы еллар үтсә дә, мондагы үзгәрешләрне санап бетереп булмый, ул материаль-техник базасын ныгыту гына түгел, уку-укыту процессында һич тә икеләнмичә инновацияне куллануны максат итеп куйды.

Белем чишмәсе башында милләтебезнең горурлыгы булган «Туган якны өйрәнү музее», беренче директорыбыз М.Гайсинга багышланган музей, «Туган якның мәшһүр шәхесләре» дип исемләнгән аллея, белем һәм тәрбиягә шартлар булсынга зур өлеш керткән гимназиябез исемен йөрткән С.К.Гыйматдинов музейлары зур әһәмияткә ия.


Республика педагог­лары, җитәкчеләре өчен гимназиябездә семинар, конференцияләр оештырыла. Балалар өчен нинди генә тәрбияви чаралар үткәрелми. Әти-әниләр белән тыгыз элемтә урнашкан.


Бөек шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин укытучыларга куйган шартларны җитәкчебез бик аңлап эш итә. Искиткеч матур, эшчән коллектив гореф-гадәтләребезне, йолаларны кайтару, телебезне саклау, сыйфатны күтәрү, нигезле белем бирү буенча зур эш башкара. Җитәкчебез үзе дә дәресләр укыта.

– Әгәр җитәкче дәрес алып бармаса, замана баласының ни әйтергә теләгәненә төшенми ул. Укучы белән аралашу уңай нәтиҗә бирә, – ди Гөлинә Саттарова.

Ул һәр балага шәхес итеп карап, аның күңеленә гыйлем орлыклары чәчүче, аларның шытым бирүен сабыр гына көтүче остаз. Холкы, гамәле, белеме белән укучыларга һәм педагогларга үрнәк булып тора. Ул балаларның нечкә, саф күңеленә саклык белән кагылучы, оста киңәшче, психолог та. Балаларның, хәтта укытучыларның да бөреләр кебек ачылып бетмәгән сәләтләрен күреп, чәчәк аттыручы. Аларның уңыш­ларына, күз яшьләрен яшермичә, ихластан шатлана, куана. Беркайчан тавыш күтәрми, әмма үтемле итеп әйтә белә. Бар кешенең хәлен сорашып, алар хәленә керә. Аның иң зур сыйфатларының тагын берсе – кешелеклелек.

Милләтебезнең йөзек кашы булган Гөлинә Рөстәмовна, өйдә дә, эштә дә, җәмәгать өлкәсендәге бар эшләргә дә ничек өлгерә икән дигән сорауга: «Һәр эштә, күңелеңдә тәртип һәм һөнәреңне ярату кирәк», – дип җавап бирә.

Текә таулардай горур, тын күлләрдәй сабыр, кешелекле, белемле Гөлинә Рөстәмовнаның безнең җитәкчебез булуы белән горурланабыз. Аңа сәламәтлек, гаиләсендә тигезлек, эшендә зур уңышлар телибез.

Тәнзилә Сафиуллина.
Лаеклы ялдагы укытучы,
Осиново авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев