Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тавык та асрамаган авыл кешесенә аптырыйм да инде

#әйтәмәле

Бер танышым, иреннән аерылып, авылга кайтты. Иске генә йорт сатып алды. Ишегалларында ике метрлы чүп үләннәре үсеп утыра иде. Өйне дә, каралты-кураны да берничә ай эчендә рәткә китереп, барчабызны да шаккатырды. Кулыннан килмәгәне юк. Ирләр эшен дә җимертеп эшли, хәленнән килмәсә, ярдәмгә башкаларны дәшә. Өч балам бар дип, иркәләнеп ята алмый, гаиләсен туендырасы бар. Әле менә шушы көннәрдә генә үрдәк бәбкәләре алып кайткан, бройлер чебиләре дә үстерә.

Гомер буе авылда яшәп тә, тавык-чебеш тотмаган, рәтләп яшелчәсен үстермәгән ялкауларга үрнәк итеп күрсәтәсем килә бу гаиләне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев