Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тау Иле гөрләтте!

Җәй... Кылны кырыкка ярыр чак.

Тик эш дип тормыш куа-куа, туар көннең ямьле мизгелләрен күрми, гомернең узганын да сизми калырга мөмкинсең. Әйе, эшнең мәңге бетәсе юк, ә адәм баласына ял кирәк. Авыл кешесенә ул бигрәк тә тансык.
Нәкъ менә шушыларны күздә тотып, инде икенче ел рәттән Тау Илендә Авыл көнен уздыралар. Узган шимбәдә көндезге унда ук клуб каршындагы мәйданга авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп җыелды. Авыл җирендә көн дә бәйрәм узмый шул.
- Мондый күркәм бәйрәм оештыручыларга бик рәхмәтле без. Бүген мин биредә күптән күрешмәгән авылдашларымны очраттым, - дип фикерләре белән уртаклашты Норлатта гомер итүче Зөфәр Гафиятуллин.
Авыл көнен, шушы бәйрәмне төп оештыручыларның берсе, клуб мөдире Гөлфинә Сәлахова моңлы җырлары белән башлап җибәрде. Ул Тау Иленең кыскача тарихы белән дә таныштырды. Аннан һәркем милли ризыгыбыз чәк-чәк белән сыйланды. Авылның «Хыял» бию төркеме кызлары биегәндә яшьләрнең генә түгел, ә өлкән яшьтәге абый-апаларның да йөрәге җилкенеп утыргандыр, мөгаен. Тирә-күрше авыл мәдәният йортлары мөдирләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да Тау Иле халкының күңелен күрде. Җырлап-биеп күңел ачкан арада, тәмле исе белән борынны кытыклап, казанда пылау пеште. Дустанә мөнәсәбәттә, дөнья хәлләрен сөйләшеп, кайнар коймак белән чәй эчеп, матур концерт карап, төрле уеннарда катнашып, бүләкләр отып, рәхәтләнеп ял итте тау иллеләр. Кунакка Казан артистларының да кайтуы һәм чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. «Татар» радиосы җитәкчесе Айваз Садыровның әнисе Резедә тумышы белән шушы авылдан икән. Айваз дәү әнисе белән дәү әтисе янына эзне суытмый. Бу юлы ул буш кул белән түгел, ә Айгөл Рәхимова һәм Илназ Гарипов кебек танылган җырчылар алып кайткан иде.
Тау Иле зур авыл түгел, шуңа да клуб, медпункт, китапханә, кибет хезмәткәрләре бердәм, дус булып эшли, авыл халкының көнкүрешенә азрак булса да ямь өстәр өчен тырыша. Аларның уй-фикерләрен тормышка ашыру өчен авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова, хуҗалык җитәкчесе Әмир Заһидуллин да ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Халыкның Авыл көненнән күңел ачып, рухи яктан ләззәт алып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышуы бу тырышлыкларның бушка китмәвен ассызыклый. Ә менә монысы инде иң мөһимедер.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев