Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татьяна Ларионова: "Мәктәп укучыларының кайнар туклануы Дәүләт Советы депутатларының аерым контролендә тора"

Яшел Үзәндә эш сәфәре барышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Татьяна Ларионова @tatyana_larionova_rt 10нчы гимназиядә һәм 1нче лицейда төзекләндерелгән ашханәләрне тикшерде. Шәһәр мэры Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 белән берлектә кайнар туклануны оештыру барышын бәяләделәр.

- Ресторандагы кебек - балаларыбыз шулай ди. Яңа уку елында алар беренче тапкыр аш бүлмәсенә кергәч, ремонтка бик шатландылар, - дип сөйли мәктәп ашханәләре хезмәткәрләре.


Яңалыклар кухня эшчеләренә дә кагылды. Хәзер иске җиһазлар һәм савыт-сабаны берничә этапта кул белән юу урынына - яңартылган техника һәм җитештерүнең заманча технологиясе.


- Укучыларны кайнар тукландыру Дәүләт Советы депутатларының аерым контролендә тора, бигрәк тә бу аерым меню кирәк булган авыру балаларга кагыла, - дип билгеләде депутат.


Комиссия мәктәп ашханәләре менюсы, шулай ук кече һәм өлкән сыйныфлар өчен ашатуны оештыру белән танышты.


- Балаларыбызны кайгырту - муниципалитет өчен дә, район башлыгы буларак та беренче чираттагы бурычларның берсе. Укучыларны кайнар тукландыру дәүләт стандартларына туры килергә тиеш, сәламәтлек ягыннан үзенчәлекләре булган балаларны да кертеп, монда эшне бик җентекләп алып барабыз, - дип йомгаклады Михаил Афанасьев.


2021 елда республика бюджетыннан Яшел Үзән муниципаль районының 5 гомуми белем бирү оешмасына ашханәләрен капиталь ремонтлауга 61 599 150,00 сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән:

- «ТР ЯҮМР 1нче лицее» МБМУ - 16 214 600,00 сум;
- «ТР ЯҮМР 4нче УББМ» - 9 662 820,00 сум;
- «ТР ЯҮМР 10нчы гимназиясе» МБМУ - 12 592 780,00 сум;
- «ТР ЯҮМР 11нче УББМ» - 11 768 370,00 сум;
- «ТР ЯҮМБ 15нче УББМ» - 11 360 580,00 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев