Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган.

Аерым алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Казанның Гарифҗанов урамында урнашкан ларекны тикшерде. Әлеге сәүдә ноктасында шәхси эшкуарның чираттагы мәртәбә «фанфуриклар» белән сәүдә итүе ачыкланды. Биредә «Татспиртпром» АҖнең Икътисади куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләренең оператив эш итүен билгеләп үтәргә кирәк.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина әйтүенчә, 26 июльдә составында спирт булган лосьоннар белән сәүдә итү ихтималы турында сигнал килгән биш кибеткә үткәрелгән рейд барышында аларның берсендә генә «фанфуриклар» сатылуы ачыклана. 2017 елның беренче яртыеллыгында үткәрелгән тикшерүләр Дәүләт алкоголь инспекциясенә 73 сәүдә объектында 3 мең литрдан артык шундый продукцияне әйләнештән алырга мөмкинлек биргән.

Шәхси эшкуарларны административ штрафлар да куркытмый һәм алар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, хокук саклау органнарының әледән-әле игътибар үзәгенә эләгә. Күпмедер вакыт узу белән янә сәламәтлеккә куркыныч тудыра торган суррогат спирт белән сату итә башлыйлар. Законсыз сәүдә итү фактларын ачыклау эшендә республика халкы да актив катнаша, татарстанлылар атна саен «Халык контроле»нә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарына дистәләгән мөрәҗәгать юллый. «Татспиртпром» АҖнең Икътисади куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре дә әлеге күренешкә каршы көрәштә үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X