Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татмедиа» Telegram-каналы Татарстанда иң күп карый торган топ өчлеккә эләкте

Узган атнада иң популяр булып киләсе елда Түбән Камада экстрим-парк ачу турындагы пост булды.

“Татмедиа" Telegram-каналы Татарстанда узган атна нәтиҗәләре буенча иң уңышлы 5 топ-каналына эләкте. Бу хакта телеграм-канал материалларында хәбәр ителә. "Атна эчендә каналга 36 тапкыр сылтама ясаганнар - бу "Уңышлылык Топы"ның бишенче юлын алырга мөмкинлек бирде.

"Татмедиа" рәсми телеграм "Шалтай-Бабай" һәм "by Kazan" каналларын узып, күзәтү рейтингының өченче юлын алды", - диелә хәбәрдә.

Иң популяры Түбән Камада 2021 елда яңа заманча экстрим-парк ачачаклар дигән пост булды. Ул узган атнада 16,5 мең карау җыйган.
Электрон ресурс 2019 елның августында булдырылган иде. Канал көн саен Татарстан Республикасында мөһим вакыйгалар турында яңалыклар, фото һәм видео бастыра. Telegram

"Татмедиа" холдингы өчен социаль медиаларда өстенлекле мәйданчыкларның берсе булып тора. Быелның язында «Татмедиа» Telegram Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының башка каналларын язылучылар саны буенча узып китте.
Татмедиа Telegram-каналында иң мөһим һәм кызыклы яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев