Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Татмедиа" басмаларының сатылуы 46 процентка арткан

Гыйнвар-апрель айларында Татарстанда 16,7 мең газета һәм журнал сатылган.

2020 елның дүрт аенда ваклап сатылган газеталар һәм журналлар саны "Татмедиа" АҖ 46 процентка арткан. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

"Безнең язылу институты зур, әмма без ваклап сатуга игътибар итәргә булдык. Яшьләр мобиль, алар актуаль яңалыклар турында үзвакытында белергә тели. Һәм аларның шундый мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә "Татмедиа" АҖ газеталары һәм журналлары Казандагы киоскларның 90%ында тәкъдим ителгән. Алар күзгә ташланырлык, җәлеп итәрлек. Теләге булган һәркем үзенә ошаган басмалар таба ала», - диде ул.

«Татмедиа» АҖ дүрт ай эчендә вакытлы матбугатның 16,7 мең нөсхәсе сатылган. Сатуларны сәүдә нокталарының саны арту, аларның танылуы, уңайлыклары һәм якын урнашу исәбенә арттыруга ирешелде.

Бүген «Татмедиа» АҖ медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газеталары, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, интернетта 80 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Газеталар татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә бастырыла. 2020 елның икенче яртыеллыгына газеталарның җыелма басма тиражы 225 мең данә тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев