Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татмедиа» АҖ яңа телеканалны Татарстанның көньяк-көнчыгышында эшләтеп җибәрәчәк

Яңа телеканалның исемен һәм логотибын республика халкы үзләре уйлап табачак.

Татарстанның көньяк-көнчыгышына күрсәтә торган яңа телеканалны «Татмедиа» АҖ 2021 елның мартына эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Ул "Татарстан-24" каналының челтәр партнеры буларак эш итәчәк, дип хәбәр итте медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков.

"Бездә Чаллыда "Чаллы-ТВ" һәм Түбән Камада "НТР" эре телеканаллары бар, алар бик уңышлы эшли. Шуңа күрә Әлмәттә булган телеканалны көчәйтү идеясе туды. "Татнефть" ярдәмендә Әлмәт тирәсендә эре агломерация формалаша, аңа Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Азнакай керә. Бу районнарда яшәүче кешеләр ничек кенә булса да Әлмәт белән бәйле. Шуңа күрә без Әлмәттә Татарстанның көньяк-көнчыгышына эшли торган телекомпания булдырырга планлаштырабыз», - диде Садыйков.

"Татмедиа" АҖ җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый телекомпания булдыру аудиторияне колачлау һәм реклама бюджетларын формалаштыру күзлегеннән медиахолдинг өчен файдалы.


"Хәзер аудиторияне сораштыру бара, без нинди яңалыклар, телепрограммаларның көньяк-көнчыгышта яшәүчеләргә кирәк булуын, аларны барыннан да бигрәк нинди темалар борчыганын өйрәнәбез. Киләчәктә без телекомпаниянең иң яхшы исеменә, иң яхшы логотипка конкурс һәм әйдәп баручы журналистлар кастингын игълан итәбез. Бу Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрендә телестудияләрне берләштерүче компания булачак. Шул ук вакытта телекомпания "Татарстан-24" проектына интеграцияләнәчәк, - дип аңлатты генераль директор.


Хәзер Татарстан Республикасының нефть башкаласында «Татмедиа» АҖ филиалы булган «Әлмәт ТВ» телеканалы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев