Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татлы киңәшләр: кондитер әйберләрен ничек дөрес сайларга?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тортлар һәм пирожныйларны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сөйләде. Бу хакта «Российская газета»хәбәр итә.

Тортлар һәм пирожныйлар сатып алганда гади кагыйдәләрне үтәргә онытмагыз: 
1. Җентекләп составын укып чыгыгыз 
Татлы ризыкларны әзерләү өчен нинди ингредиентлар кулланганын карагыз. Исегездә тотыгыз, сливкилар, меланж, эмульгаторлар һәм куерткычлар сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. 
2. Саклау сроклары һәм шартлары 
Экспертлар хәбәр иткәнчә, кремы булмаган кондитер әйберләре 72 сәгать, +2 дән +6 ℃ температурага кадәр сакланырга тиеш. 
Ә пирожныйларның, атланмай кремлы һәм җиләк-җимеш катламы булган тортларның саклану вакыты 36 сәгать. 
Куертылган сливкилардан ясалган кремлы тәм − томнарның яраклылык вакыты исә алты сәгать. 
3. Җирле җитештерүчеләрнең яңа гына пешерелгән тортларына өстенлек бирегез. 
4. Эшләнмәләрның этикеткасындагы кечкенә хәрефләр белән язылган сүзләрне укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев