Татарстанның балалар омбудсмены балалар өчен комендант сәгате турында искә төшерде
«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова республикада кече яшьтәгеләр өчен комендант сәгате гамәлдә булуы турында искә төшерде.
«2010 елдан бирле республикада комендант сәгате гамәлдә икәнен искә төшәрергә телим: чикләүләр кичке 22:00 дән иртәнге алтыга кадәр, ә җәйге чорда 23:00 дән гамәлгә керә. Бу вакытта балалар олыларсыз өйдән читтә булырга тиеш түгел. Кагыйдәне бозу өчен җаваплылык ата-аналарга йөкләнә. Балаларны тәрбияләү өчен ата-аналар җаваплы икәнен искә төшерәм. Балалар төнлә йокларга тиеш», — дип ассызыклады Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев