Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның 18 мәктәбе өчен 100 миллион сумлык пилотсыз аппаратлар сатып алачаклар

Татарстан Мәгариф министрлыгы 2024 ел ахырына кадәр республиканың гомуми белем бирү оешмалары өчен 99 млн сумнан артык пилотсыз аппаратлар сатып алачак.

Пилотсыз аппаратлар белән июльгә кадәр пилотсыз авиасистемаларны проектлау буенча сыйныфлар барлыкка килергә тиешле 18 белем бирү учреждениесе тәэмин ителәчәк. Исемлектә Зеленодольскның биш мәктәбе дә бар: 1нче лицей, 3нче гимназия, 4нче мәктәп, 14нче лицей, Ломоносов исемендәге 18нче күп профильле лицей.

Мартта ТР Министрлар Кабинетында 2024 елның 1 июленә кадәр республиканың 19 мәгариф учреждениесендә махсус сыйныфлар барлыкка киләчәк дигән карарга кул куелды. 18 гомуми белем бирү оешмасыннан тыш, Лаеш техникумында пилотсыз аппаратлар проектларга өйрәтәчәкләр. Аның өчен 46 млн сумлык пилотсыз аппаратлар сатып алачагы билгеле иде инде.

20 марттан пилотсыз очучы аппаратлар буенча түгәрәкләрдә эшләячәк 94 педагогны укыта башладылар, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында. Республика мәктәпләрендә һәм техникумнарында барлыгы 23 белем бирү программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла, аларда әлеге аппаратларны булдыру модульләре керәчәк. Алар ким дигәндә 560 укучыны үз эченә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев