Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның ветеринария табиблары ерткыч хайваннарда котыру авыруыннан вакцина тарата

Бу эш елга ике тапкыр - язгы һәм көзге чорда башкарыла.

Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария хезмәте кыргый ерткыч хайваннарда котыру авыруына каршы язгы вакцинация эшен башлап җибәрде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.

«Кыргый җәнлекләрдә котыру авыруын кисәтү максатында бу эш, гадәттәгечә, елга ике тапкыр язгы һәм көзге чорда башкарыла. Республика буенча язгы чорда барлыгы 720 мең доза брикетлы вакцина таратылачак. Күбесенчә әлеге брикетлы вакциналар төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган», – диелә хәбәрдә.

Вакцина ул – 30 граммлы брикет, ит яки балык фаршы кушып ясалган, хайваннарны исе белән җәлеп итә торган җим. Брикетның эчендә вакциналы блистер. Аны ашаганда хайван тешләп ала, һәм авыз куышлыгы аша кергән көчсезләндерелгән вирус хайванның организмына үтеп керә. 20-21 көн эчендә котыру вирусына каршы иммунитет формалаша.

Бу эштә дәүләт ветеринария табибларына аучылык хуҗалыклары да ярдәмгә килә. Чөнки вакцинаны тиз арада, атна-ун көн эчендә һава торышы коры чакта, 4-10 градус җылылык торган арада таратып бетерү мөһим. Вакцина 1 квадрат километр мәйданга 20-25 брикет исәбеннән таратыла. Бер атнадан ветеринарлар вакцинаның ни дәрәҗәдә ашалуын тикшерергә чыгачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев