Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның «тимер кеше»се үзенең 63 яшь тулган көнендә 110 км йөгереп үтте

Мамадышта бозлы суда йөзү буенча рекорд куйган һәм Гиннесның рекордлар китабына кертелгән Салкын Алан авылы имамы Илдус Маликов тәүлегенә 110 километр йөгереп үтте.

Бу гадәттән тыш марафонны Татарстанның «тимер кеше»се Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлаган.

Марафончының юлы Мамадыш районының Соколка авылыннан Илдус Маликовның туган ягы-Әлмәт районының Салкын Алан авылынача сузылган. Акцияне Татарстан Аксакаллар Советының Карабаш бүлекчәсе җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәтов һәм әлеге оешманың Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Васил Камалов та хуплады.

ТР Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов марафонның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, дип ассызыклады.

110 километр юлны Илдус Маликов кына уза алды. Хәзер ул яңа рекорд турында уйлана. Элегрәк Маликов 40 мең километр араны йөзәргә планлаштыруы турында әйткән иде, бу җир экваторының озынлыгына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев