Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның танылган журналисты Әлмирә Әдиятуллина вафат булды

Бүген Татарстанның танылган журналисты Әлмирә Әдиятуллина 84нче яшендә вафат булды. Бу хакта Facebook социаль челтәрендәге үз битендә «Ярдәм» хәйрия фонды хәбәр итә.

«Ярдәм» фонды һәм мәчете җитәкчелеге Әлмирә Әдиятуллинаның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә Әлмирә ханымның җанының урыны җәннәт бакчаларында булсын", - диелә хәбәрдә.

Соңгы ике елда Әлмирә Әдиятуллина урын өстендә ятты, дип билгеләп үтә «Ярдәм» фондының матбугат хезмәте.

Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина 1938 елның 8 июлендә Башкорт АССР территориясендә туа. 1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетының журналистика бүлеген тәмамлый. Соңрак, 1996-1999 елларда, «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укый.

1957 елдан «Совет мәктәбе» журналында, 1964-1993 елларда «Азат хатын» журналы редакциясендә эшли, аны җаваплы сәркатип вазыйфасында калдырып китә.

1980 еллар азагы - 1990 еллар башында Әлмирә Әдиятуллина татар халкының милли яңарышы хәрәкәтендә актив катнаша. Мөселман хатын-кызларының яулыклы паспортка фотога төшү хокукы өчен уңышлы көрәш аңа аеруча зур танылу китерде. «Планетаның иң яхшы 100 хатын-кызы» арасында Нобель премиясен алуга номинацияләнгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X