Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның күп балалы гаиләләре салым түләү өчен 31 млн сумга ташлама алды

Ташламадан 46 мең граждан файдалана алган.

Татарстанның күп балалы гаиләләре 31 млн сумлык милек салымы түләүгә ташламалар алды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина сөйләде.

"Күп балалы гаиләләр 2020 елда 31 млн сумга якын салым ташламаларыннан файдаланды. Мондый түләүчеләр бездә 46 мең граждан", - дип сөйләде Корчагина.

Аның сүзләренчә, ташламалар актив форматта күп балалы кешеләргә бирелә, ягъни аны алу өчен гариза бирергә һәм салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Налоговиклар социаль яклау органнарыннан белешмәләр ала һәм салым салганда ташлама кулланалар.

Салым түләве рәвешендә ташлама икенче ел гамәлдә. Аны өч һәм аннан да күбрәк баласы булган 18 яшькә кадәрге күп балалы гаиләләр файдалана ала. Физик затлар мөлкәтенә салым буенча һәр балага фатир яисә бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә салым түләүләре бирелә. Җир салымы буенча күп балалы кешеләр өчен салым базасын кишәрлектән 600 квадрат метрга киметә, дип искәртте спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев